news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың "Кичер мине, әнкәй" җыры

Илсөя Бәдретдинованың "Кичер мине, әнкәй" җыры

news_top
Илсөя Бәдретдинованың "Кичер мине, әнкәй" җыры
Илсөя Бәдретдинованың "Кичер мине, әнкәй" җырының шигырен Ренат Галиаскар, көен Риваль Хисмәтуллин язган. Рөстәм Ахунов һәм Адель Хәмзин аранжировкасы.

Көзге каршысына басам да
Әнкәй, синең белән сөйләшәм
Шул ук күзләр, шул ук җыерчыклар:
Еллар үткән, мин дә үзгәргән...

Әнкәй, ә син хәтерлисең микән?
Хәтерлисең... Күзләр яшьләнә.
Әйтеп аткан идем кызуланып:
"Өйрәтмә син мине яшәргә!"

Менә әни. Ул көн килеп җитте.
Миңа бүген нәкъ шул сүзләрне
Күзләремә карап, улым әйтте.
Белсәң иде ничек түзгәнне?



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар