Илсөя Бәдретдинованы кеше талауда гаеплиләр
Казан концертына килгән тамашачы җырчыга шактый гына "борычлы" комментарий язган.
Илсөя Бәдретдинова Казанда концерт күрсәткәннән соң, бер ханым ризасызлык белдергән. Ул Илсөянең үзенә
«Илсөя, концертың чүп. Ташлап киттем. Без синең бәрәңгеләреңне, ястыкларыңны тыңларга бармадык, җырларга кирәк. Сөйлисең килсә, площадь свободыга бар. Кеше талап акча эшләп йөрмә. Башка җырчылардан өйрән», дип язган Гөлнур аккаунтында утыручы инстадашы.
«Казан концертыннан соң килгән тәмле фикерләрнең берсе. Кеше талап йөрмә, дигәнен генә аңлап бетермәдем. Беренче рәттә нәкь каршымда утырганыгызны хәтерлим. Кәефегез баштан ук юк иде бугай сезнең. Сәхнәдә минем шпаргалкаларымны актарганыгызны күрү белән, аңладык. Ә үзегез бик матур ханым!» - дип җавап биргән Илсөя.
Инстачылар Илсөяне юатып комментарийлар яза. «Борчылма», «Миңа бик ошый», «Эт өрә тора, бүре йөри тора», - дип әйтәләр.