Илсөя Бәдретдинованың эшкә аллергия, ә дуслары авырга узган дигән диагноз куйган
"Минем гел йокы килә нишләптер... Хәл юк... баш әйләнә... Миңа калса, минем эшкә аллергия" - дип язып куйган җырчы инстаграмда.
Уфа шәһәренең бер табибы Илсөядә аллергия дип уйламый. "Аллергия булса, берәр җир кычытырга тиеш, табиб буларак әйтәм" - дип яза.
Күпчелек Илсөя авырлы түгел микән? - дип шикләнә. Чөнки симптомары йөккә узган хатыннарныкы кебек. Илсөянең инста дуслары да шулай дип уйлый.
"Минем балага узгач шулай иде".
"Минеке дә".
"Тямаевтан яки Данирдан дип яза башлаячаклар хәзер", - дип шаяртып кисәтәләр Илсөя Бәдретдинованы. Кеше карбыз түгел, ярып карап булмый! Вакыт күрсәтер!