Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың баянчысына «ярамаган» әйбер бүләк иткәннәр

«Шуның белән гастрольләр тәмам», — дип шаярткан инстачылар, бүләкне күреп.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованың баянчысына «ярамаган» әйбер бүләк иткәннәр
https://www.instagram.com/ilshat_bayan/

Илсөя Бәдретдиновага тамашачысының хөрмәт йөзеннән төрле тәмле ризыклар бүләк итүе гадәти күренеш. Гастрольләр вакытында җырчының төркеме каз, бал-май, чәкчәк, салат, бәлеш ише ризыклар, чәй-мәй белән еш сыйлана. Бүздәк районындагы концертта Башкортстан тамашачысы җырчының баянчысы Илшат Хисаметдиновка аерым игътибар күрсәткән. Бер литр «чәй»не Илсөя Бәдретдинова сторисларында күрсәтә.

«Кереп китмә, яме. Син алайса кире чыкмыйсың. Шунда почмакка гына куеп тор», — дигән Илшатка Илсөя.

Әлеге видеоны Илсөянең фан төркеме дә үз сәхифәсенә куйган. «Кайда? Кайчан? Һинд чәеме? Кем белә?» — дип сораганнар алар.

Инстачылар да бу тәмле чәйдән авыз итәргә теләк белдергән. «Чәй эчәргә дәшмәсме икән?», «Шуның белән гастрольләр тәмам», «Илшат һәм башка егетләр концерттан соң азрак ял итәрләр. Сезнең төркем шәп», — дип язганнар.

«Әллә көмешкә инде?» — дип кызыксынган берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100