news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың "бәбиләре" бар - видео

Илсөя Бәдретдинованың "бәбиләре" бар - видео

news_top
Илсөя Бәдретдинованың "бәбиләре" бар - видео
Илсөя Бәдретдинова нәни көчекләр тотып төшкән кадрларны инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте. "Бәбиләребез бар безнең", - дип язган ул бу видео янында.

Кадрларда җырчы чирәмдә утырып тора. Аның итәгендә нәни көчекләр назлана. Илсөя үзе аларны сыйпый, кытыклый. Биш-алты көчек Илсөяне уратып алган, тирә-юньдә кошлар сайраганы да ишетелә.

"Башта әниләре белән фотога төшеп мәш килгән идек. Хәзер бәбиләре белән. Минем этләргә бик исем китми иде. Ләкин бу токым бигрәк матур. "Акита ину" токымы. Бу этләрнең исе юк һәм алар йоннарын коймый диярлек", - дип яза Илсөя.

Инстачылар этләрне аюга охшаткан. "Аюга ошаганнар, түп-түгәрәк", - дип язалар.

Илсөя Бәдретдинова көчекләрнең анасын да кочаклап фотога төшкән булган. Видеолар һәм сурәтләр бу постка куелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар