Илсөя Бәдретдинованы апасы үлеп ятканда җырлап йөрүдә гаепләгәннәр
Берничә тамашачысына җырчының «фашист фуражкасы» киюе ошамаган.
Илсөя Бәдретдинова Казандагы Җиңү бәйрәмендә хәрби киемнән «Сагыну» җырын башкарды. Аның чыгышы тамашачыларында берничә сорау тудырган. Җырчы инстаграмда шуларга җавап язган.
«Бу фашистлар фуражкасы. Сезгә оят түгелме?» — дип сораганнар аннан.
«Бу фуражкалар, Мәскәүдә, Россиянең барлык хәрбиләренә формалар тегә торган махсус фабрикада, соңгы модель буенча тегелде!» — дигән Илсөя.
«Сезнең апагыз үлеп ята, ә сез җырлап йөрисез. Оят түгелме?» — дип тә язганнар.
«Сез мине бу хакта уйламый дисезме? Мондый масштабтагы чараларга ярты ел алдан кул куела! Үзем үлмәгән очракта, чыгыш ясамаска хакым юк! Гадәттә килде-китте язуларга игътибар да итми идем, күңелемә тидегез!» — дигән җырчы.
«Нигә Георгий тасмасын шушындый костюмга тактыгыз? Оят түгелме?», — дип сораганнар. «Монысына бөтенләй сүзем юк инде. Тагын нәрсәләр өчен оят булырга тиеш миңа? Языгыз… Сез директка түгел, монда языгыз», — дигән җырчы.
Әлеге посттан соң инстачылар Илсөя Бәдретдиновага юату сүзләре яза, юк-бар сүзләр сөйләүчеләргә игътибар итмәскә куша.
«Урам этләре шулай өрә инде алар үткән-киткән кешегә. Ләкин игътибар итмәсәң, өрүдән туктыйлар», «Матурым, башка да кермәде андый уйлар. Каян көч табып чыкты икән дип сокландым сиңа. Бу бит синең эшең, кеше сүзен тыңлама. Тазалык, сабырлык, хәерле гомер телим сиңа», «Балакаем, менә елап утырам, туктап булмый. Нык бул, бәбкәм, бирешмә. Шартласыннар андый юньсезләр», — дип язалар.