Җырчы Илсөя Бәдретдинова Инстаграмга казаннан чүмеч белән аш ашаган фото куйган.
Әби әйтә иде: "бусагага утырырга ярамый","өстәлдә ризык калдырырга ярамый","сишәмбе тырнак кисәргә ярамый","кәстрүлдән ашарга ярамый"...ооооо андый "ярамыйлар" бик күп иде. Ярар... кәстрүлдән нигә ярамаганын чамалыйм. Калганнарын да үтәргә тырышам... Ярамый икән ярамый инде... ләкин нигә?"- дип язган җырчы.
"Бөтен тормыш "ярамыйдан" тора. Малайны алай тыңлатып булмый", - дип зарланып та алган ул.
"Сиңа ярамый, әни, әбиеңне тыңла. Миңа ярый", - ди дә, үзенчә эшли дә куя. Аннары көлә миннән... "Шуннан менә берни булмады", - ди.
"Ә бездә әби тәрбиясе. Әби белән үскәннәр мине аңларга тиеш", дигән җырчы.
Инстачылар җавап итеп үз "ярамый"ларын язып калдырган.