Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага: “Татар хатын-кызы бу әйберне тотарга тиеш түгел!”

“Бу хәл өйдәме, әллә эштәме?” – дип кызыксына инстачылар.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага: “Татар хатын-кызы бу әйберне тотарга тиеш түгел!”

Илсөя Бәдретдинова корал төбәп төшкән фотосын инстаграмына урнаштырган.

“Хатын-кыз ялына-ялына нәрсәдер аңлатмакчы була, яхшылап сорап карый, елап карый, орышып карый... Бер мәлне туктый. Менә шунда иң кызыгы башлана…” – дип язган ул фото астында.

“Ялгыз, булдыклы, уңган, чибәр ирләр кайда карый икән?! Нигә соң һаман “Илсөя, мин яратам, мине ярата” дип язмыйсың?”, – дип аптырый инстачылар.

Җырчыны хурлаучылар да юк түгел:

“Нәрсә генә булса да, татар хатын-кызы бу әйберне тотарга тиеш тугел!”

“Шул гына җитмәгән иде! Үзенең әни икәнен дә оныткан бу!”

“Артыгын кылана, килешә торган әйбер тугел”.

Яклаучылар да бар:

“Менә бу чып-чын Илсөя минемчә”

“Ятып калганчы, атып кал, Илсөя!”

“Хатын-кыз ана мәче белән бер. Сөйгәләсәң, мыр-мыр килеп ята. Сөймәсәң, орыша, тырмаша”.

“Фотога төшәргә ярый. Тормышта кулланырга язмасын беребезгә дә”.

“Пистолеты матур, тик елга бер таяк та ата”.

“Берәр кинога төшәргә кирәк сиңа, үч алучы ролендә, "фасуның"килә!”

“Яхшы сүзгә караганда пистолет белән яхшы сүз әйбәтрәк” дигән мәкаль бар Америка халкында”

Кайберләре чынлапмы, уйнапмы, куркып калган:

“Бу хәл өйдәме, әллә эштәме?”

“Мылтыгы булса, мишень табылыр...”

“Хатын-кыз күп нәрсәгә сәләтле. Корал тоттырсаң, яшисе дә калмый”.

“Беттек, Илсөя концетына килергә куркыта. Ташла әле, елмай матур итеп: атмасаң да, егылалар”

Берсе хәтта шигъри юллар багышлаган:

“Атам” диде мәхәббәтсез!

Әби калды тәhарәтсез.

Үкчәсенә китте җаны.

Басып калды хәрәкәтсез!”

Элегрәк Илсөя Бәдретдинова яңа җүләрлекләр кылу өчен сәламәтлек сорый, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100