Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага талпан кадалган

Җырчы урманда төшкән фотоларын куйган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага талпан кадалган
Рамил Гали

Илсөя Бәдрединова урмандагы матурлыкка сокланып йөргән, кәрзингә чәчкәләр, гөмбә җыйган. Урманнан аңа урман бете дә ияреп кайткан. Ул бу хакта пост язган.

«Йөрдем… Бигрәк матур чагы урманның! Гөмбә җыйдым, ландыш, ачы какы, балтырган, кычырткан жыйдым һәм бер талпан ияртеп кайттым. Рөхсәт тә сорап тормыйча, муеныма кереп киткән. Яхшылап чакырып карадым, аңламый. Күтенә май сөртеп, эскәк белән борып-борып чыгарып, суга агыздым. Яратмыйм оятсызларны», — дип язган җырчы.

Инстачылар урманның матурлыгына сокланган. Кайберәүләр хатирәләргә бирелгән, мәктәп елларында урманга баруларын, ландыш чәчәген җыюларын искә төшергән.

Җырчының виртуаль дуслары: «Талпан берәү генә кадалмый, колак артларын, култык асларын тикшерегез, укол кадатыгыз», — дип киңәш тә биргән.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Йордем... Бигрэк матур чагы урманнын! Гомбэ жыйдым,ландыш , ачы какы, балтырган, кычырткан жыйдым... Хэм бер штук талпан? . Рохсэт тэ сорап тормыйча муеныма кереп киткэн?‍♀️?. Яхшылап чакырып карадым...анламый?‍♀️ Кутенэ май сортеп пинцет белэн борып-борып чыгарып суга агыздым. Яратмыйм наглыйларны?. #наглый #яратмыйм#урман #рәхәтлек #илсоябэдретдинова#илсөябәдретдинова#илсиябадретдинова

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100