Илсөя Бәдретдиновага: «Концертыңа сөяркәм белән килдем»
Җырчының концертына килгән хатын-кыз Илсөяне яратмаган иреннән качып, тамашага «любовнигы» белән барганын әйткән.

Илсөя Бәдретдинованың концертына бер хатын-кыз кызык шигырь язып алып килгән. Аны җырчы Инстаграмда сторисына урнаштырган.
«Дөресен әйтәм, минем ирем
Сине вообще яратмый.
Була хәтта син җырласаң,
Телевизор каратмый.
«Яратмасаң — яратмассың,
Утыр өеңдә», — дидем.
Бүген синең концертыңа
Любовник белән килдем!» — диелгән көлкеле шигырьдә.
Әллә чын, әллә шаяру — кем белгән… Ләкин Илсөягә шигырь ошаган, күрәсең, ул үзе дә көлгән смайл куйган.