Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга киңәш итәләр

Җырчы күңел халәте турында язган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга киңәш итәләр
Рамил Гали

Илсөя Бәдретдинова уйга калган фотосын куйган. Фото янына күңел халәте турында язган.

«Инде өченче көн күңелемнең бәйдән ычкынасы килә. Чак тотып торам. Ычкындырсам, тиз генә урынына алып кайтып утырта алмам кебек», — дип язган җырчы күңел халәте турында.

«Әле кайчан кияүгә чыгасың?» - дип сораган инстачыга: «Хәзер… чәй эчәм дә», — дип җавап биргән җырчы.

Җырчының дусты Алмаз Мирзаянов печән җыярга чакырган. «Беләм мин җир эшенең нәрсә икәнен дип әнисен җирләргә кайтмаган ди берәү», — дип усал шаярткан җырчы. Инстачылар мондый шаяруны ошатмаган. «Илсөя сүзе түгел, халыкта күптән йөргән сүзләр», - дип тынычландырган бер ишләре.

«Йөреп арыгач, үзе кайта ул», — дип тынычландырырга тырышкан инстачыларның берсе. «Минекенең озак йөри торган гадәте бар», — дип җавап биргән җырчы.

«Җибәрегез, йөреп кайтсын», «Дога укыгыз», «Чылбыр белән эләктереп куегыз», «Ычкындырып та алырга кирәк», «Урманга барып, рәхәтләнеп бер кычкыр, үкереп ела. Булыша, үземнән беләм», «Минем янга кил, икәүләп йөрербез»; «Кияүгә чык. Ычкынмассың…», «Сезгә яхшы егет кирәк», — дип киңәшләрен язган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100