Илсөя Бәдретдиновага инстадусты: Каш, ирен, керфек ясата беләсең, ә бәрәңге пешерә белмисең

"Көлмәгез яме... Бәрәңгене ничек дөрес пешерәләр ул? Мин бәрәңгене, су кайнап чыккач кына сала идем...Әби шулай өйрәтте. Имеш салкын суга салсаң бөтен тәме суга чыгып бетә дип. Ә бүген аңлаттылар, алай дөрес түгел, салкын суга салып пешерергә куярга дип. Давай өйрәтегез әле ... Гомерем үтә бәрәңге пешерә белмичә..." - дип язган җырчы Илсөя Бәдретдинова.
Бәрәңге пешерү осталары икегә бүленгән. Салкын суга салып пешерүчеләр һәм кайнар суга салып пешерүчеләр.
Кыскасы, мәш килгәннәр җырчыны өйрәтеп, "2-3 тамчы аш серкәсе салсагыз, шәп булачак", дигән берсе.
"Әбиләр белми өйрәтми", - дип җырчы белән килешүчеләр дә шактый җыелган.
"Каш, ирен, керфек ясата беләсез, ә бәрәңге пешерә белмисез! Оят!" - дип комментарий калдырган җырчының бер инстадусты.