Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага инстачы: «Ит белән сөт көтеп, апаңа салынып ятма»

Җырчы болгавыр заманга, тотрыксызлыкка, бәяләр үсүгә аптырагач, инстаграм сәхифәсендә, уенын-чынын бергә кушып, болай дип язып куйган…

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага инстачы: «Ит белән сөт көтеп, апаңа салынып ятма»
Раяз Фәсхетдинов

«Минем апайның егерме сыеры, ун үгезе бар. Күркәләре, тавыкларының санын әйтә алмады. Тагын егерме сутый бәрәңге бакчасы һәм ун сутый яшелчә бакчасы бар. Мин сине болай да нык ярата идем, апай. Соңгы ике көндә прәме өзелеп ярата башладым», — дигән Илсөя һәм тәрәзә төбендә күңелсез генә утырып төшкән фотосын урнаштырган.

Җырчының әйтсә әйтә, язса яза торган гатәте бар инде. «И смех, и грех» диләр бит әле урыслар. Монда да шуның шикелле. Мәсьәләнең нидә икәненә төшенүчеләр: «Мин дә сезнең апагызны бик каты итеп яратсам ярыймы?», «Ярату дигән әйбер шулай көтмәгәндә көчәеп китә шул ул кайчак», «Мин сезнең өчен бик шат, димәк, ачка үлмәячәксез!» — кебек комментарийлар язганнар.

«Бу төрттерүме соң, ит бетеп китте дип, мәсәлән», «Итең беттеме әллә, балакай?», «Мин сезнең урында булсам, апагызны шулхәтле эшләтмәс идем. Акчалата булышыр идем», «Апаңа салынып ятма, ит көтеп, сөт көтеп… Үзең асрап ашасаң тәмлерәк була…» — дип төрттереп куючылар да бар. 

«Быел бәрәңге утыртмыйча булмас, мөгаен», «Авылга күчик, җәмәгать! Биш тавык, ике сарык, ике кәҗә булса да тотыйк…» «Балконга тавык җибәрербез ахры инде…» «Алла язмаган эш булмас. Бар да яхшы булсын иде, дип Алладан сорап яшик», — дип вәзгыятьтәге хәлләр, киләчәк турында уйланучылар да булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100