Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновадан "золотая китайка" һәм яшел кершән кыйссасы

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Инстаграм челтәренә балачак хәтирәсен язган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновадан "золотая китайка" һәм яшел кершән кыйссасы
“Миңа 6-7 яшьләр булгандыр... Уртанчы апай: “Бәрәңге бакчасын берүзем күмәм”, - дип, әнидән елый-елый яшел төстә тень (кершән) алдыртты... Авылда беркемдә дә юк мондый тень... Харап инде... Апай бөтен дус кызларына мактана. Киеменә туры киләме юкмы, иртә-кичен сылый бу моны. Үзе сылый, башкаларга бирә, миңа бирми. Бер урам аста классташ Рузалия яши... Бакчаларында зууур агач “Золотая китайка” алмасы үсә. Шундый матур итеп пешәләр иде алар. Сыгылып-сыгылып, үтә-күренмәле, баллы алмалар утыра. Бездә юк...  Сорыйм, Рузалия бирми... Тегесе бирми, монысы бирми, имеш... Мин нәрсә, тирестә үскән гөмбә что ли? Әйдә, мин әйтәм, Рузалия, матур яшел теньне бер чиләк “Золотая китайка”га алыштырабыз... ”Әйдә”, - ди. Шулай итеп апай теньсез, Рузалия алмасыз калды... Кичтән тень юклыгы ачыкланды... Апай акырып елый... Мин әйтәм, тапсам, буярга бирәсеңме? - дим. “Конечно бирәм инде”, - ди... Елый бу. Рузалиягә төштем дә, мин әйтәм: “Син теге теньне буяма! Апай күрсә бәреп үтерә”, - дим. “Мин куркам, алып кайтып кит. Зинһар өчен әнигә алма турында әйтмә”, - ди. Шул кичне мин ике күземне дә ямь-яшелгә буяп, рәхәтләнеп тыкрыкта утырып “золотая китайка” ашадым”, - дип язган җырчы.

Мина 6-7 яшьлэр булгандыр... Уртанчы апай «бэрэнге бакчасын бер узем кумэм»,-дип энидэн елый-елый яшел тостэ тень алдыртты... Авылда беркемдэ юк мондый тень... Харап инде... апай ботен дус кызларына мактана))) Киемнэ туры килэме юкмы, иртэ-кичен сылый бу моны. Узе сылый,башкаларга бирэ,мина бирми. Бер урам аста классташ Рузалия яши... бакчаларында зууур агач « Золотая китайка » алмасы усэ. Шундый матур итеп пешэлэр иде алар. Сыгылып-сыгылып утэ куренмэле баллы алмалар утыра.Бездэ юк... Сорыйм... Рузалия бирми... Тегесе бирми,монысы бирми имеш... Мин нэрсэ,тирестэ ускэн гомбэ что ли? Эйдэ мин эйтэм,Рузалия,матур яшел теньнне бер чилэк « Золотая китайкага алышабыз... « Эйдэ»,-ди. Шулай итеп апай теньсез,Рузалия алмасыз калды... Кичтэн тень юклыгы ачыкланды... Апай акырып елый... Мин эйтэм тапсам,буярга бирэсенме?,-дим. « Конечно бирэм инде...»,-ди... елый бу. Рузалиягэ тоштем дэ, мин эйтэм « Син теге теньне буяма! Апай курсэ бэреп утерэ »,-дим. « Мин куркам ,алып кайтып кит. Зинхар очен энигэ алма турында эйтмэ»,-ди.Шул кичне мин ике куземнне дэ ямь-яшелгэ буяп ,рэхэтлэнеп тыкырыкта утырып« Золотая китайка» ашадым.

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100