Илсөя Бәдретдиновадан премьера: «Әй, балачак» җырына клип чыкты
Җырчы авторларга, туңдырма алып килгән кешегә, ярдәм иткән түрәләргә, хәтта песи баласына да рәхмәт әйтә.
Илсөя Бәдретдинова тамашачыларын яңа клибы белән сөендерә. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язып куйды.
«YouTube-каналыбызда „Әй, балачак“ җырына төшерелгән клип чыкты! Бу минем тарихтагы иң күңелле, иң яратып төшерелгән клип. Кереп карагыз да, фикерләрегезне языгыз әле. Сезнең фикерләр минем өчен бик мөһим», — дип яза ул.
Җырчы авторларга — @rival_hismatullin, @aigulnuri2403, аранжировка @ildus_davlyanov, клипны төшерүче @alfavision_group — рәхмәтләрен әйтә.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
НИҺАЯТЬ, КҮПТӘН КӨТЕЛГӘН ПРЕМЬЕРА!?⠀ ⠀ YouTube-каналыбызда "Әй, балачак" җырына төшерелгән клип чыкты!??⠀ ⠀ Бу минем тарихтагы иң күңелле, иң яратып төшерелгән клип. Кереп карагыз да, фикерләрегезне языгыз әле. Сезнең фикерләр минем өчен бик мөһим. ⠀ Зур рәхмәтләремне җырның авторлары - @rival_hismatullin , @aigulnuri2403 аранжировка @ildus_davlyanov һәм, әлбәттә,⠀ клипны төшерүче @alfavision_group егетләренә җиткерәм❤️⠀ ⠀ Шәхсән рәхмәтләрем Теләче районы "Туган авыл" комплексы һәм музей хужасы Шафиков Рифкат Зыятдин улына,⠀ Теләче районы башкарма комитет җитәкчесе Мараков Илдар Рамил улына, шулай ук барлык ярдәм кулы сузган кешеләргә чиксез рәхмәтлемен?⠀ Һәм, әлбәттә, үземнең ИБ төркемемә рәхмәт!⠀ Шулай ук, туңдырма алып килгән @almaz_mirzayanov һәм безгә түзгән песи баласына да рәхмәт!?⠀ ⠀ БАЛАЧАГЫН САГЫНГАН ҺӘРКЕМ РЕПОСТ ЯСЫЙ✅ #иб#әйбалачак#илсөябәдретдинова#ильсиябадретдинова#иббанда#премьераклипа#янаклип
Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)
«Һәм, әлбәттә, үземнең ИБ төркемемә рәхмәт! Шулай ук туңдырма алып килгән Алмаз Мирзаяновка һәм безгә түзгән песи баласына да рәхмәт!» — дип яза Илсөя.
Инстачылар клипны ошаткан. «Күңелле клип булган», «бик матур», «шәп», диләр.