Илсөя Бәдретдиновадан «нык тәмле» баллы торт рецепты
Җырчы өйдә утырганда аш-су пешерүгә керешкән.
Җырчы Илсөя Бәдретдинова баллы торт рецепты белән уртаклашты. «Нык тәмле һәм йомшак „Медовый“ торт», — дип яза ул инстаграмдагы сәхифәсендә.
Камыр өчен: 50 г май, 2 зур калак бал, 1 стакан шикәр комы, өч йомырка, 1,5 бал кашыгы соданы пар мунчасында болгата-болгата берләштерергә. Кулга ябышмаслык итеп он кушып камыр басарга.
Крем өчен 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 5,5 зур калак онны миксер белән болгатырга. Шуңа 3 стакан салкын сөт салырга һәм тагын миксер белән болгатырга. Аннан пар мунчасына куеп болгатырга. Төерләре булса, миксер белән кабат болгатырга.
Камырны якынча сигезгә бүлеп пешереп алырга да араларына крем сылап өяргә, дип яза ул.
Инстачылар тортны ошаткан. Илсөяне мактыйлар, «авыз сулары килде», дип язалар.