Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновадан бәяләмә: Татарстандагы иң яхшы мәдәният йорты кайсы районда?

Илсөя Бәдретдинованың "Атказанмаган" концертыннан соң мәдәният йортлары турында фикерен җиткергән.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновадан бәяләмә: Татарстандагы иң яхшы мәдәният йорты кайсы районда?
Салават Камалетдинов

Зәйдә узган "Атказанмаган" концертыннан соң районның башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Илсөя Бәдретдинова турында фикерен җиткерә:

"2000 елларда Илсөя эстрадага килеп кердең. Ул вакытта кем икән бу дип шикләнебрәк киләләр иде. Дистә елдан артык вакыт узды. Хәзер синең иҗатыңны яраткан, концертларыңны көтеп алган, җырларыңны көтеп алган тамашачың. Син бу көнгә үз тырышлыгың белән килеп җиттең. Бу бик зур соклану хисләре уяту. Син үзеңз генә түгел, төркемеңдә эшләгән егет-кызларга да бик таләпчән. Һәрберсе бик талантлы. Син яңа җырлар белән генә килмисең, сәхнә — эксперименталь мәйдан. Яңалыктан курыкмыйсың. Иң сөендергәне — тамашачы яңалыкны үзгә итеп кабул итә. Югары дәрәҗәдәге тамаша иде бүгенге концерт.

Син тормышта нинди, сәхнәдә шундый. Бәлки шуңа да тамашачы сине үз итә торгандыр. Синең иҗат төркемеңә уңышлар, тамашачы тулы заллар! Чын күңелдән рәхмәт! Килер көннәрең имин булсын!" - дип мактый ул.

Илсөя аңа "җитәкче буларак түгел, дус буларак исем-отчествосыз мөрәҗәгать итә".

«Без бик күп йөрибез. Татарстанда гына түгел, читтә дә. Чын күңелемнән инанып әйтә алам, иң зәвыклы, иң чиста, барлык таләпләргә тәңгәл китереп ясалган мәдәният йорты ул Зәйдә. Мактыйсым килмәгәндә, терәп атсалар да мактамыйм. Гримеркага килеп керүгә таң калдык — бөтен нәрсә үз урынында, һәр нәрсә артистка уңайлы, җайлы булсын өчен эшләнелгән. Зал да шундый ук. Мондагы пөхсәлек, ачык йөзлек, кунакчыллык. Менә йөрегез әле сез концертларга! Миңа гына димим! Чөнки каралмаган гына клубларга йөргәндә ни өчен әле Татарстанда иң беренче урында тора торган зәвыклы залга халык җыелмаска тиеш ди.

Кешеләрне карыйсың, үзеңне күрсәтәсең, кем нинди күлмәк кигән, кем нинди помада сөрткән, кем кемнең ире белән килгән — атна буе сөйләрлек гайбәт җыеп кайтып китәсең. Рәхмәт! Люблю, не могу!» — дип Илсөя.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100