news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова зур хыялы турында әйтте

Инстачылар үз комментарийларында җырчыны китап язарга канатландырган һәм илһамландырган.

news_top
Илсөя Бәдретдинова зур хыялы турында әйтте
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинова виртуаль дуслары белән зур хыялын бүлешкән. Җырчы үзе турында китап язарга хыяллана икән.

«Бер зур гына хыялым бар… Үзем турында үзем китап язу. Менә ничек бар - шулай… Бизәкләми… Чукламый… Чын дөресен… Язар сүзләрем бик күп. Бәхеттән шашкан вакытлар. Түзә алмыйча, чүп урнасы артында елаган чаклар… Мин кеше… Төрлесе булды… Йоклап булмый… Уйланып ятам», — дип язган ул.

«Үзең язсаң гына, синең кебек итеп беркем тасвирлап бирә алмас. Менә синеңчә язылганны укыйсы килә, тавышыңны күзаллап, имеш, үзең сөйләгән кебек. Кирәк урында синең тавышың белән көлеп, синең тавышың белән елап, җырлап… Әйдә яз әле! Тотынсаң эшлисең бит. Хәер, башыңа кергән икән, эшлисең инде син аны», — дип канатландырган аны Зәмирә Рәҗәпова.

«Яз, бик көтәбез китабыңны», «10 мең тираж белән булса да алып бетерәчәкләр», «Мин башта Зәйнәп әбинең цитаталар китабын көтәм», «Башта үз тавышың белән сөйләп, анары китап итеп язсаң ничек булыр икән?», «Концертыгызны караган кебек елап та, көлеп тә укыр идек» һ.б. комментарийлар калдырганнар.

«Илфак белән ни сәбәпле аерылыштыгыз? Дөресен яз. Кем хыянәт итте? Илфакның „Таңнарда зәңгәр күгем“ җырында бар да ачык күренә. Әйдә яз, синең версияңне укып карыйк», — дип язучыга «барысын да язармын» дип вәгъдә иткән җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар