news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова үзизоляциядә «һәр көнне бер операция» ясаткан

«Сезне үткен телегез һәм юморыгыз өчен яратам», дип язалар дуслары.

news_top
Илсөя Бәдретдинова үзизоляциядә «һәр көнне бер операция» ясаткан
Салават Камалетдинов

Илсөя Бәдрединова урманда төшкән матур фотосын куйган.

Инстачыларның бер өлеше җырчының гүзәллегенә ах-ух итсә, калганнары көнләшүләрен белдергән.

«Ничәнче елгы фотоң инде бу», дип комментарий калдыручыга «1941 елгы, әле сугыш башланмаган иде…» дигән үткен телле җырчы.

«Үзизоляциядә косметология буенча ничә пластик операция ясаттың» дип язучыга җырчы «һәр көнне берне…» дип җавап язган ул.

«Кайткач кара, талпан ияреп кайтмасын», борчылган өченчесе.

«Сезне үткен телегез һәм юморыгыз өчен яратам», «Нинди чибәр ханым икән бу ә?»; «Күз явын алырдай чибәрсең», «Эх, нинди хатын-кыз, миңа да шундый кирәк», дип комментарийлар калдырган тугры тамашачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар