Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова Зөһрә Шәрифуллинага: «Яшь артистларны чеметеп, булышып ятмадыгыз»

Илсөя Бәдретдинова Зөһрә Шәрифуллинаның шактый җырларын башкара.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова Зөһрә Шәрифуллинага: «Яшь артистларны чеметеп, булышып ятмадыгыз»
https://www.instagram.com/ilsiiabadretdinova/

Илсөя Бәдретдинова җырчы Зөһрә Шәрифуллинаны туган көне белән котлап, инстаграмда матур сүзләр язып калдырган.

«Искиткеч җырчы буларак кына тугел, нык акыллы, төпле булуыгыз өчен үлеп яратам сезне! Бер вакыт гайбәт сөйләмәдегез, яшь артистларны «чеметеп» булышып ятмадыгыз, гел матур теләктә булып, киңәшләрегезне биреп торасыз!

Сез халыкка чыгарып популяр иткән җырлар йөзләгән. Буген дә бөтен дөньялыкта яңгырый алар. Мин дә үз репертуарыма сезнең шактый җырларыгызны алдым. " Ачы тау», «Сагыну», «Су буенда учак яна»… Җырларга рөхсәт сорап шалтыратуыма: «Җырла, Илсөя. Җыр яшәргә тиеш», — дип торасыз. Монысы өчен башымны иеп рәхмәт әйтәм, Зөһрә апа!

Исем алу белән дә беренчеләрдән булып шалтыратып котладыгыз. Канатландыргыч киңәшләр, теләкләр әйттегез.

Сез безнең барыбызның да яраткан Зөһрә апабыз! Исән-сау була күрегез! Озак еллар безне куандырып, җырлап торыгыз», — дип язган ул.

Илсөя Бәдретдинованың ихлас теләкләренә инстаграм дуслары да кушылган. «Ничек котламыйсың инде ул чор артистларыбызны. Алар бит зәвыклы итеп киенүләре, сәхнәдә үз-үзләрен тота белүләре белән үрнәк безгә. Сәламәтлек сезгә, Зөһрә ханым»;

«Җыр бүлешеп йөрми, чын җырчы»;

«Һәрбер сүзегездән соң өндәү куям. Чын халык җырчысы. Һәрвакыт үзенә тартып тора. Бик яратабыз Зөһрә апаны», — дип язганнар


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100