news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: “Яшь җырчылар “мөгез” чыгарудан курка”

Илсөя сүзләренчә, яшьләрнең талантлары бар, йөзләре юк.

news_top
Илсөя Бәдретдинова: “Яшь җырчылар “мөгез” чыгарудан курка”

Соңгы елларда популярлыкның икенче дулкынын кичергән Илсөя Бәдретдинова яшь җырчыларны “мөгез” чыгара белмәүдә гаепли.

– Конкуренция ул сыйфат тудыра торган нәрсә. Конкуренция булырга тиеш. Яшьләр күпчелек рәвештә сәхнәгә стандарт чыгалар. “Мин җырлый беләм”, “шул фәлән җырчыдан әйбәтрәк җырлыйм инде мин” дип. Бу - шулкадәр тапталган нәрсә. Бүген яшьләрнең талантлары бар, үзләренең йөзләре юк. Ничек дип әйтергә, яшь башкаручылар “мөгез” чыгарудан куркалар. Сәхнә өчен бу – иң мөһим нәрсә. Яшь җырчы шәхес булырга тиеш, әйтер сүзе булырга тиеш, аның “мөгез” чыгарырдай юнәлеше булырга тиеш”, – дип саный Илсөя.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар