news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова ядәчкә нәрсә оттырган?

Илсөя Бәдретдинова ядәчкә нәрсә оттырган?

news_top
Илсөя Бәдретдинова ядәчкә нәрсә оттырган?
Илсөя Бәдретдинова төркемендәге башкорт егетенә ядәчтә оттырган. Кем оттыра, шул концерт вакытында шпагатка утырып өч тапкыр сыер булып кычкыра дип килешкәннәр. 

"Концерт башланыр алдыннан утны сүндерделәр, сәхнәгә чыктым, микрофонны таба алмыйм. Кая микрофон? - дим. Менә бит инде дип, кулга киттереп тоттырды да, ядәч диде", - дип сөйли җырчы.

Илсөя оттырган һәм килешенгәнчә эшләргә мәҗбүр булган. 

Инстачылар бу номерны киләсе концерт программасына кертергә тәкъдим иткән. Лаешта, Екатеринбургта да шпагатка утырып күрсәтерсез әле, дип көтәләр җырчыны.  

"Урыс сәхнәсендә комплекссыз Лолита, бездә татарда Илсөя", "Илсөя, башка Илнур белән ядәч аерма, барыбер ота. Икенчесенда отса, сальто ясаттырмасын", "Илфак мәрхүм бер интервьюда әйткэн иде "Илсөя -ул гениаль актриса" дип. Нәкъ шулай. Ышандыра нәрсә сөйләсә дә", - дип тә язып калдырганнар Илсөягә инстаграмда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар