news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова яңа җырын тәкъдим итә:«Егетләр дә егет үк түгел, мин дә кыз түгел»

Җыр барлык музыкаль мәйданнарга чыкты.

news_top
Илсөя Бәдретдинова яңа җырын тәкъдим итә:«Егетләр дә егет үк түгел, мин дә кыз түгел»
https://www.instagram.com/ilsiiabadretdinova/

Илсөя Бәдретдинова «Өч гашыйк» җырының көй авторы Рөстәм Вәлиевның туганнары рөхсәте белән яңартылган вариантны тәкъдим итте.

«Миңа 16 яшьләр булгандыр… Безнең авылга «Заман » егетләре төркеме егетләре килеп, бөтен авыл кызларын гашыйк итеп киткәннәр иде. Бөтенләй башка төрле аранжировкалар, сәхнә бизәлеше, башкача кырт-кырт итеп яшьләрчә җырлау… Әле мондыйны кургән юк иде. Шаккаттык…

Инде хәзер егетләр дә бөтенләй үк егет тугел… Мин дә кыз тугел дигәндәй… Ә җыр һаман яшь!» — дип тәкъдим иткән ул яңартылган җырны.

«Өч гашыйк» җырының сүзләрен Алмаз Хәмзин язган, ә көй авторы — Рөстәм Вәлиев.

Тамашачыларның күпчелеге җырга заманча сулыш бирүне ошаткан.

«Сез матур җырлыйсыз, әмма бу җыр „Заман“ егетләре башкаруында ошый миңа», - дип язучы да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар