Илсөя Бәдретдинова Яңа елны кем белән каршылаячагын әйтте
Җырчы Азат Фазлыев Илсөя Бәдретдиновадан «җитди булмаган интервью» алган.

Азат Фазлыев бер концерт вакытында «җитди кешеләрдән җитди булмаган интервью» алган.
Азат әкрен генә хатын-кыз җырчыларның гримеркасына үтеп кергән дә, Илсөя Бәдретдинова янына килеп баскан.
«Минем сездән интервью аласы килгән иде, Илсөя», — ди Азат.
«Әйдә әле, ал әле», — дип уенга бик теләп кушылып китә җырчы.
«Сез быел Яңа елны кем белән каршы аласыз?» — дип сораган Азат.
«Синең белән! Планнарым Яңа елны синең белән каршы алу» — ди ул, шартлатып. ««Тотлыкма», дип тә көлә, гел югалып калган Азаттан.
«Мондый ук җавап көтмәгән идем. Боздың бөтен әңгәмәмне. Ә Кыш бабайдан нинди бүләк көтәсең?» — ди Азат.
«Анысын икебез бергә сорарбыз инде», — дигән Илсөя.
«Синнән сорамыйм инде, син дә безгә киләм диярсең тагын», — дип, интервью бирергә кызыгып карап торган Алмаз Мирзаянов янына Азат барып та тормаган.
Артистлар рәхәтләнеп көлешкәннәр. Кыскасы, күңелле яшиләр!