Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кинәт әллә нәрсә генә булды»: Илсөя Бәдретдинова Уфада хастаханәгә эләккән

Әлеге хәбәр җырчының концерт директоры Гүзәл Кәрәмиеваның Инстаграмдагы сәхифәсендә чыкты.

news_top_970_100
«Кинәт әллә нәрсә генә булды»: Илсөя Бәдретдинова Уфада  хастаханәгә эләккән
"Татар-информ" архивы

Бүген генә самолет белән Уфага килеп төшеп, көне буе радио-телевидение тапшыруларында туры элемтәдә әңгәмә корып йөргән җырчы Илсөя Бәдретдинованың хәле авыраеп, Уфадагы хастаханәгә эләккән. Җырчының концерт директоры Гүзәл Кәрәмиева үзенең Инстаграм сәхифәсендә «Нишләптер кинәт әллә нәрсә генә булды бит әле», дип яза.

Видеода Илсөягә тиз арада система куйганнарын һәм укол ясаганнарын күрәбез. Кадрлардан күренгәнчә, Илсөя үзе аңында һәм сөйләшә. Үзенә ярдәм иткән табибларга рәхмәтен белдерә.

Концерт программасы буенча җырчының иртәгә Себер ягында гастрольләре башлана. Шуңа ул бүген кич, Уфадан Нижневартовск шәһәренә очасы булган.

Соңрак Илсөянең сәламәтлегенә куркыныч янамавы, савыгып, аякка басуы турындагы хәбәр җырчының Инстаграм битендә пәйда булды. Ул үзе өчен кайгыручыларга рәхмәтен җиткерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100