Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова туган көне уңаеннан кызыклы видео төшергән

Бүген җырчыны дуслары 40 яшьлеге белән котлый.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова туган көне уңаеннан кызыклы видео төшергән
Рамил Гали

Илсөя Бәдретдинова бүген 40 яшьлеген билгеләп үтә. Шул уңайдан җырчы кызыклы видео төшергән.

Видеода җырчы үзенә 4 яшь дип балаларча куана, әмма дүрт саны янына нульне дә куйгач, «юк» дип этеп җибәрә. Әмма азактан үз яше белән ризалашырга мәҗбүр була.

Җырчыга виртуаль дуслары матур һәм изге теләкләр юллаган. Видео астындагы комментарийларда гына да 1,5 меңгә якын кеше котлаган:

«Элек 40 яшьлек апалар карт кебек тоела иде. 70 яшем тула инде, 40 яшьнең тормышның чәчәк аткан вакыты гына булганын хәзер аңлыйм, ди әни»;

«Сез зәвыклы, асыл ханым»;

«Кырыктан соң акыл чыга дигән идегез, башланды бугай бу…»

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан шигырь дә юллаган:

Илсөякәй, Илсиюш!!! Борма-борма синең юллар, барасың да барасың…

Бәйлисең дә куясың син

Йөрәгең ярасын.

Елмаясың, көләсең дә…

Җырлыйсың да биисең…

Арысаң да сиздермисең…

Булды, җитте димисең.

Күзләреңнең нуры синең

Сүнмәсен-сүрелмәсен,

Ходай биргән бәхетеңә,

Чит-ятлар үрелмәсен.

Яратыл син, ярат син…

Акылларың киткәнче,

Бәхетләрең артып торсын…

Бар гомергә җиткәнче!!!

«Ай, зурлагансың! Рәхмәт Гөлүсәм!» — дигән җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100