Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова тхэквандо дәресләре бирә башлаган

Җырчы сәхнәдә үзенең музыкантына тхэквандо алымнарын күрсәтә.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова тхэквандо дәресләре бирә башлаган

Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Кәрәмиева үзенең Инстаграм челтәренә кызыклы гына видео урнаштырган. «Илсөя Бәдретдиновадан тхэквондо дәресләре» дип атаган ул аны.

Концерт төркемендәге егетләр «обострение, тагын ни көтәргә», дип шаккаткан.

Гүзәл Карамиева үзе исә: «Ядкәровна, обострениедән берсе операциягә эләкте бит инде, монысын да харап итә күрмә!», — дип кисәтү ясый. Шунда ук Илсөянең көрәш алымнарын, хәтта бокс күнекмәләрен дә оста итеп белүенә аңлатма биреп, «Ул бит бокс белән шөгыльләнгән!», — дип куя.

Гүзәлнең инстадуслары Илсөягә теләктәшлек белдереп, «Молодец, сүзем юк!»; «Искитмәле кеше, шуның хәтле рәхәт, кызык, күңелләр ял итә», — дип яза.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100