news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова терлек караучы нәни кызчык белән кызык видео күрсәтте

Инстачыларның кайберләре видеода чыннан да Илсөя сурәтләнгән дип кабул иткән.

news_top
Илсөя Бәдретдинова терлек караучы нәни кызчык белән кызык видео күрсәтте
Расих Фәсхетдинов

Җырчы Илсөя Бәдретдиновага композитор Айдар Тимербаев кызыклы видео җибәргән. Бу видеоны җырчы Инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте.

«Айдар брат Тимербаев җибәргән моны. Бәләкәй чактагы видеоңны таптым, ди. Менә, нәкъ шулай. Сыерлар белән минем арада мәхәббәт», — дип яза Илсөя.

Кадрларда нәни баланың сыерларга печән салуы сурәтләнгән. Бала нәни коралы белән силос сыман азыкны терлекләр каршына сала. Артык болганган сыерның башына да менеп төшәргә күп сорамый.

«Үзебезне дә шулай үстерделәр. Әти-әнигә тагылып, артларыннан эш сорап йөри идек. Мал-туар арасында йөрү үзе бер эш булып тоела иде. Хәзер балаларны уттан саклаган кебек, эштән саклыйлар. Имеш, пычрана, артыннан жыештырасы бар. Без үскәндә онга, пычракка, тирескә буялып керә идек. «Артымнан йөрмә буялып», дип бер дә кире какмады әти-әни», — дип яза бер инстачы.

Берәүләр бу бала чыннан да Илсөянең үземе әллә дип уйлаган. «Илсөя, бу бала чынлап та сезме?» — дип сорыйлар.

Җырчы сорауга җавап язып тормаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар