Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова тавык белән фотосессия ясаган

Җырчы әлеге фотосессиянең күптәнге хыялы булуы турында яза. 

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова тавык белән фотосессия ясаган
Рамил Гали

Җырчы Илсөя Бәдретдинова күптәнге хыялын чынга ашырып, тавык белән фотосессия ясаган. Үзенчәлекле фотоларны ул инстаграм сәхифәсенә урнаштырган. 

«Уң якта мин. Рәхәтләнеп елмаеп искә алам бу көнне. „Тавыкны өйдә генә яшәтәм хәзер“, — диде хуҗасы. Бергәләп исем кушыйк әле үзенә», — ди җырчы.

Илсөянең виртуаль дуслары фотога төшәргә яратучы тавыкка Гөлбикә, Чуарбикә, Екатерина II, Төймәкәй, ТитИБ, Мәхмүзә, Илсөя, Клава, Назлы, Бәдирә дигән исемнәр тәкъдим иткәннәр. 

«Иренеңне яки берәр башка җиреңне чукып алмадымы бу тавык? Нәрсә бирдегез аңа? Тавыкны болай тыныч кына тотып торып булмый бит аны»;

«Илсөя, бу тавык бик асыл нәселдән бугай? Чип-чиста бит, борын тишекләренә кадәр ялтырап тора. Әллә юындырдыгыз инде башта, фотога төшкәнче? „Кайсы тавык та, кайсы син, аера алмый тик торам“, — дип җырлап җибәрәсе килде бу фотоларны күргәч. Бик затлы икегез дә. Нәрсә генә тотып төшсәң дә килешә инде үзеңә, чибәр, эх, тавыгыңны сатыйм»;

«Синен кулда, Илсөя, чуар тавык та курчакка әйләнә. Бик килештергәнсең»;

«Кош гриппы йокмасын үзеңә»;

«Безнең авылда бер матур әтәч бар, модель кирәксә», — дип тә комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100