news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче Саба егете өйләнгән

Җырчы сторисында яшьләрне котлаган.

news_top
Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче Саба егете өйләнгән
https://www.instagram.com/fanzil_fantikkk/

Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче Саба егете Фәнзил Шәрифуллин өйләнгән.

Җырчы үз сторисында, Илсөя Бәдретдинованың фан-төркемендә дә яшьләрне котлаганнар, бәхетле тормыш теләгәннәр. Бу сторисларны яшь кияү инстаграмда үз битенә күчереп куйган.

Инстачылар кәләшнең моңсу булуына игътибар иткән. «Дулкынлангандыр», «Бик тыйнак кәләш», «Күлмәге дә килешле», «Чын татар кызы. Хәзерге тәрбиясез, шаркылдап көлеп, ахахайлап тормый», — дип язган кәләшне ошатучылар.

Сүз уңаеннан, Фәнзил Шәрифуллин яңа һөнәр дә үзләштергән. Музыкант барбершопта да эшли башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар