Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче музыкант Фәнзил Шәрифуллин өйләнгән - фотолар
Яшьләрнең никахы һәм туе матур, милли стильдә узган.
Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче музыкант Фәнзил Шәрифуллин өйләнгән. Бәхетле көненең видеоларын Фәнзил инстаграм сторисларына куйган.
Кияү егете кыз алырга гармунда уйнап, җырлап барган. «Болай итеп кыз гына түгел, Берлинны да алырга була», — дип шаярткан ул.
Яшьләр инстаграмга никах көненнән дә бик матур милли фото урнаштырган. «Хатынны үз көемә биетеп яшәргә дип торам әле. Тальянда нинди көйгә биетсәм әйбәт икән», — дип язган ул.
Туйда Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова, Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина, Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаган.
Инстачылар яшь парга гомерлек мәхәббәт һәм тигез, матур тормыш тели.