news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова "Төнге юл" җырын башкара

Илсөя Бәдретдинова башкаруында "Төнге юл" җыры.

news_top
Илсөя Бәдретдинова "Төнге юл" җырын башкара

"Төнге юл"
Күңелнең тулган чагы,
Яна сагыш учагы.
Кемдер китә, кем кала.
Кайгыларга уралып,
Сагышлардан моң алып,
Кемдер юлга кузгала.

Ике урман арасы,
Безгә кая барасы,
Кемнәр юлны күрсәтер.
Адашмыйча атларга,
Бирешмәскә ятларга
Безне кемнәр өйрәтер.
Әй, төнге юл, адаштырма,
Безгә ерак барасы.
Сагыш учагы утында
Килә бәхет табасы.
Килә бәхет табасы.

Юлда көтә ялгызлык,
Адым саен явызлык,
Төн үтә йолдыз санап.
Ышанмыйча сүзләргә,
Сагыш тулы күзләргә,
Атлыйбыз алга карап.

Ике урман арасы,
Безгә кая барасы,
Кемнәр юлны күрсәтер.
Адашмыйча атларга,
Бирешмәскә ятларга
Безне кемнәр өйрәтер.
Әй, төнге юл, адаштырма,
Безгә ерак барасы.
Сагыш учагы утында
Килә бәхет табасы.
Килә бәхет табасы.

Ай сүнмәсә күкләрдә
Була юлны үтәргә
Сагышны эчкә йотып.
Сер бирмичә ятларга,
Ай сүнсә дә атларга,
Йөрәкне кулга тотып.

Ике урман арасы,
Безгә кая барасы,
Кемнәр юлны күрсәтер.
Адашмыйча атларга,
Бирешмәскә ятларга
Безне кемнәр өйрәтер.
Әй, төнге юл, адаштырма,
Безгә ерак барасы.
Сагыш учагы утында
Килә бәхет табасы.
Килә бәхет табасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар