news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: "Сыный язмыш... Әтине дә соңгы юлга озаттык"

19 августта Илсөя Бәдретдинова туган авылы - Лениногорск районы Иске Шөгер авылында “Авыл бәйрәме” оештырырга тиеш иде. Әмма бу атнада Илсөягә кайгы килде - әтисе вафат.

news_top
Илсөя Бәдретдинова: "Сыный язмыш... Әтине дә соңгы юлга озаттык"
“Хәерле көн барчагызга да! Сыный язмыш... Әтине дә соңгы юлга озаттык. Кайгыбызны уртаклашкан барлык туганнарга, авылдашларга, дусларга, коллегаларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бик ераклардан кайтучылар, әтине зиратка кадәр күтәреп баручы коллегалар, дуслар... Ходай зурласын барыгызны да. Әтине сабый баладай тәрбияләгән Люция апама, Альберт җизнәмә аерым зур рәхмәт.

Быел 19 августта “Авыл бәйрәмен” зурлап үткәрәсе килгән иде. Күңел бәйрәмчә түгел. Бәйрәм киләсе ел җәенә кичектерелә. Аңлавыгыз өчен рәхмәт! Барыгызга да сәламәтлек телим”, - дип язган инстаграмда Илсөя.

Хэерле кон барчагызга да! Сыный язмыш... Этине дэ сонгы юлга озаттык... Кайгыбызны уртаклашкан барлык туганнарга,авылдашларга,дусларга,коллегаларга зууур рэхмэтемне житкерэсем килэ! Бик ераклардан кайтучылар, этине зиратка кадэр кутэреп баручы коллегалар,дуслар... Ходай зурласын барыгызны да Этине сабый баладай тэрбиялэгэн Люция апама,Альберт жизнэмэ аерым зур рэхмэтем...хормэтем Быел 19 августта « Авыл бэйрэмен» зурлап уткэрэсе килгэн иде. Кунел бэйрэмчэ тугел... Бэйрэм килэсе ел жэенэ кадэр кичектерелэ! Анлавыгыз очен рэхмэт! Барыгызга да сэлэмэтлек телим!

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар