news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова сыерлар белән фотосессия ясаган

Җырчы яңа фотоларын күрсәтте.

news_top
Илсөя Бәдретдинова сыерлар белән фотосессия ясаган
Расих Фәсхетдинова

Илсөя Бәдретдинова сыерлар белән төшкән фотоларын күрсәтте.

«Кешене авылдан тартып чыгарып була, ә авыллыкны кешедән - юк», — дип язган җырчы.

Җырчының виртуаль дуслары фотолардагы сыерларны да, Илсөяне дә ошаткан.

«Авылда туып-үскәнгә шулай матур син, Илсөя. Тышкы кыяфәтең дә, эчке дөньяң да менә дигән. Ул төрле темага истәлекләр сөйләвең… Авылда үсмәгән булсаң, нәрсә сөйләр идең? Кемгә кызык ул шәһәрнең бертөрле тормышы?»;

«Үгез сөзмәсен», — дип кайгыручылар бар. «Сыерларда да ирләргә кытлык. Көтүдә үгез юк», — дип җавап язган җырчы.

Илсөянең кыюлыгына шаккатучылар да бар. «Курыкмадыгызмы?» — дип сораган алар. «Шулар койрыгына тотынып, яшьлегем узды. Бер-беребезне аңлыйбыз», - дип җавап язган җырчы.

«Сине тамашачылар гына түгел, сыерлар да ярата», «Концертлар юк, яңа һөнәр үзләштерәсеңме әллә?», «Сыерларга нинди җыр җырладың? Тезелеп басканнар тыңларга», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.

«Авыл кешесе нишләгән? Авыллык белән шәһәрлекне ник аерасың? Илсөя, авылны мыскыл итмә, үзеңә булган хөрмәтне югалтма», — дип комментарий калдырган җырчыны аңлап бетермәгән инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар