Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Син туйдырдың инде, синнән яхшыраклар бар бит, диләр»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова гомер-гомергә туры сүзле булды. Бу юлы да ул инсаграмдагы «аеруча акыллы» хейтерларына йомшак кына итеп каты әйткән.

news_top_970_100
 Илсөя Бәдретдинова: «Син туйдырдың инде, синнән яхшыраклар бар бит, диләр»
"Татар-информ" архивы

«Мин мондый постны ике ел элек куйган идем инде. Тагын куеп карыйм әле… Аеруча акыллы кешеләр өчен.

Мәсәлән… Кеше өй сала ди. Аннан ул анда бик яратып ремонт ясый… Матур булсын дип бизи, челтәрен элә… Теләге булганнар кунакка килсен дип, ишекләрен ачып куя.

Кунаклар килә башлый. Кайберләр елмаеп кереп, ихлас белән изге теләкләр әйтеп чыгып китә. Кайберләр керә дә, челтәрең матур түгел, чәең тәмле түгел, бүлмәң ямьле түгел, ди. Ә кайберәүләр бөтенләй, син туйдырдың инде, яшәмә монда, синнән яхшылар матурлар бар бит, мин аларны яратам, алар яшәсен, ди…

Минем инстагарам битем — минем төзегән өем!!! Барыгызга да шатмын! Телисезме-теләмисезме, бу өйдә мин яшим! Монда бар да минемчә булачак! Ялгыш кергән булсагыз — тыныч кына борылыгыз да чыгып китегез. Яратып кергән булсагыз — түремә үтегез! Кадерле кунагым булырсыз», — дип язган җырчы соңгы постларының берсендә.

«Үзең матур, телең тәмле, өең ямьле, кусаң да чыкмыйбыз»,

«Бөтен кешегә дә беркайчан да ярап булмый. Үзегезгә ничек җайлы, йөрәгегез ничек куша, шулай яшәгез. Кеше әйткән сүзләрне күңелегезгә якын алмагыз»,

«Шәп әйткәнсең инде үзе!»

«Кыеклатып, туры бәргәнсең, кемгә ошамый — дәшми генә көнләшсеннәр»,

«Һәркемнең үз фикере бар бит инде. Әйтсеннәр, гел мактарга гына димәгән. Тәнкыйтьне дә кабул итә белергә кирәк», — дип язганнар Илсөягә инстадуслары.  


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100