Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Сәхнәгә шампан шәрабе йотып та чыкканым юк»

Җырчы спиртлы эчемлекләрдән бары тик кызыл шәраб кенә эчүе турында әйтә.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Сәхнәгә шампан шәрабе йотып та чыкканым юк»
Рамил Гали

Җырчы Илсөя Бәдретдинова инстаграм сәхифәсенә үзе турында ун кызыклы факт язган.

1. Шау кайнар су белән юынам! Ләкин кайнар ризык ашый алмыйм.

2. Исләрне кирәгеннән артык сизәм! Бу миңа ошамый.

3. Үз гомеремдә бер тапкыр да, хәтта шампан шәрабе йотып та сәхнәгә чыкканым булмады.

4. Спиртлы эчемлектән кызыл шәраб кенә эчәм.

5. Бер жиремә дә пластик операция ясатканым булмады һәм жыенмыйм да.

6. Артык тәмле сөйләшкән кешеләрдән куркам.

7. Кашларыма татуаж ясатканга быел алты ел булды.

8. Көн саен 2 стакан кофе эчәм.

9. «Ватсап»ка һәр сүзне аерым хәбәр итеп язучылар һәм стандарт котлау җибәреп утыручылар «Мөдәрисемне» кузгата.

10. Минем өемдә «резинка урлаучы» яши. Ай саен чәчне жыя торган 50 резинка алам һәм алар югалып бетә», — ди җырчы.

Илсөя төзегән исемлекне Ләйлә Дәүләтова дәвам иткән. «Дөресен әйтмичә түзә алмыйм, кеше фикерен укыйм да, барыбер үземчә эшлим, бик усал тоелсам да, йөрәгем бик нечкә», — дигән ул.

«Иң мөһиме - ис сизүең. Сизми башлау куркыныч бүгенге заманда», «Бик дөрес эшлисең, дөньяң үзгәрмәсен», «Мин дә тәмле теллеләрдән куркам», «Табигый матурлыгың бик шәп, сакла», — дип яза калган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100