Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Нишләде бу кешелек?»

Җырчы Вконтакте һәм инстаграм сәхифәләренә фәлсәфи пост куйган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Нишләде бу кешелек?»
Расих Фәсхетдинов

Бу көннәрдә интернет киңлегендә концертларында мишәр темасын күтәрүче татар җырчылары тирәсендә гауга купты. Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин һәм Ульяновск Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә кайбер татар артистларын татарны милләт буларак бүленергә өндәүчеләр дип атады. Бу сүзләргә карата мишәрчә җырлаучы Илсөя Бәдретдинова да үз фикерен белдерде. Социаль челтәрләрдә халык төрле эчтәлектәге комментарийлар калдырды.

Бу хәлләрдән соң, Илсөя Бәдретдинова Вконтакте һәм инстаграм сәхифәләренә фәлсәфи пост куйган. «Нишләп бөтен кеше усал ул соңгы вакытта? Тормышны ничек бар, шулай кабул итүче, кешеләрдән гел гаеп эзләмәүче, авырлыкларга сабыр караучы, булганына канәгать кешеләр бармы монда? Языгыз әле, ә… Нишләде соң бу кешелек?» — ди җырчы.

«Бар ул андый кешеләр. Мин дә булганына шөкер итеп, һәрбер көннең матурлыгын күреп яшәрга тырышам. Арада гаеп эзләүчеләр дә килеп чыга. Бигрәк тә артистлардан көнләшеп яшәүчеләргә аптырыйм. Зәмирә, Фирдүс һәм башка артистларны гаепләп, көнләшеп язалар. Аларның ни гаебе бар? Һәр нәрсәдән матурлык күрсәң, дөньяда яшәргә рәхәт бит. Аңлагыз шуны, явыз кешеләр, дип әйтәсе килә»;

«Илсөя, апаем, Аллаһның биргәненә канәгать булып яшәгән кеше бәхетле була. Безнең халыкта алар күп. Алар сабыр гына яшиләр. Социаль челтәрләрдә язып утырмыйлар», — дип яза инстачылар Илсөягә.

«Җылылык өчен хак күп килде шул, шуңа халык усал», «Вирусыңны сатыйм, Илсөя, шуңа кеше усалланды. Психикага бәрә», — дип, тәмсез телле кешеләрне акларга тырышкан берничә кеше.

«Усал шул, кабәхәтләр, явызлар, күсәк телләр… Уххх аларны… Менә мин андый түгел. Нык әйбәт кеше», «Мин дә булганына канәгать. Артыгы кирәкми. Бу дөньяга шәрә килгәнбез, бер чүпрәккә төреп, күмеп тә куячаклар», — дип тә язганнар.

«Бар нәрсәне дә йөрәгеңә якын алмаска тырыш, Илсөя», «Кешенең төрлесе була, усаллага игътибар итмә. Балаң, үзең исән-сау, Аллаһка шөкер дип яшә», — дип киңәшләр дә биргән җырчыга инстачылар.

«Хәзерге заманда усалык — көнләшүдәндер, бәлки. Кешенең үз рухыннан тора. Үзегез бит „Адәм белән Һава“ тапшыруында чебен белән бал кортын чагыштырып әйттегез. Чебен йөз төрле чәчкә арасында очып йөрсә дә, пычрак табып каезлана. Ә бал корты күпме пычрак җирдән иң матур чәчкәне табып, шуңа куна. Бик дөрес», — дип яза алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100