Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова нинди ант биргән?

Җырчыны иҗатташ дуслары хуплаган, хейтерларның аларның да тәңкәсенә тигәне аңлашыла.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова нинди ант биргән?
«Татар-информ» архивы

Сер түгел, танылган кешеләргә, шул исәптән җырчыларга хейтерлар теләсә нәрсә яза. Аларның күпчелеге олы яшьтәге, үз балалары һәм оныклары булган пенсиядәге ханымнар.

Илсөя Бәдретдинова да ямьсез сүзләр укып арыган һәм алар кебек булмаска сүз биргән.

«Мин - Бәдертдинова Илсөя Ядъкәр кызы, тантаналы рәвештә ант итәм!

1. Картайгач, кеше аккаунтына кереп мең хата белән җыен юк-бар язып утырмаска!

2. Кешенең акчасын санамаска!

3. Кешенең шәхси тормышына кысылмаска!

4. Яшь артистларны чукымаска!

5. Бөтен җырдан да моң эзләмәскә!

6. Аллаһы Тәгаләдән үземә адекват картлык, балаларыма, оныкларыма сәләмәтлек сорап, үземнең дә бөтенләй үк әүлия түгеллегемне исемә төшереп, шыпырт кына утырырга!

7. Яулык, түбәтәй киеп, мәчет янында фотога төшеп кенә дөньядагы иң изге кеше булып булмаганны яхшы аңларга!

8. Керфек, ирен һәм башка әгъзаларын үстергәннәргә сүз дәшмәскә!

9. Эчсә — минекен эчми! Гулять итсә — минеке белән гулять итмине ешрак кабатларга!

Ант итәм!!! Ант итәм!!! Ант итәм!!!» - дип язган Татарстанның атказанган җырчысы.

Беренче чиратта, Илсөяне иҗатташ дуслары хуплаган, хейтерларның аларның да тәңкәсенә тигәне аңлашыла.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100