Илсөя Бәдретдинова ни өчен күп итеп көнбагыш сатып алган?
Җырчы самолетка соңга калуы турында сториста хәбәр итә.
Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова Мәскәүгә барган. Казанга кайтканда җырчы белән көтелмәгән хәл булган.
«Самолет Казанга минсез кайтып китте. Соңга калдым. Бу инде традиция. Хәзер төне буе көнбагыш ашап, поезд белән кайтам. Поезд шәп үзе… Ике урынны да сатып алдым, берүзем кайтам. Бөкеләрне чамаламыйча Мәскәү буйлап күбрәк шулай йөрсәң, утырып каласың», — ди Илсөя Бәдретдинова.
Җырчы исән-сау кайтып җиткән. Инстадусларына соңыннан: «Кайттым мин. Исәнмесез», — дип хәбәр итте.