news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Миңа өйләнергә кирәк»

Җырчы гөлләренә су сибәргә дип залына кергән дә… һәм шундый нәтиҗәгә килгән.

news_top
Илсөя Бәдретдинова: «Миңа өйләнергә кирәк»
"Татар-информ" архивы

«Соңгы ике атнада йокы төшкә генә керә башлады. Залга кермәгәнгә дә шул тирә. Гөлләргә су сибәргә дип кергән идем, күзем тузанга төште… «Яңа ел белән сине, уңган хатын Илсөя», — дип язып куй хет… Тизрәк утны сүндереп, чыгып киттем. Ник кенә кердем… Үзе чыгып су эчә торган гөл юктыр инде, име?

Кер юу, савыт-саба юу машинасын, мультиварканы уйлап тапкан кешеләр исәнме икән? Кочаклап рәхмәт әйтер идем. Тузан сөртеп йөри торган берәр нәрсә чыгарып булмасмы икән, ә?..

Ә кәеф әйбәт. Юылыр да, җыелыр да әле. Исән булыйк.

Миңа калса, миңа өйләнергә кирәк», — дип язган Илсөя инстаграмда.

«Сезгә кияүгә чыгарга әзер егетләр күптер әле ул»;

«Әй, өй җыештырып кем бәхетле булган»;

«Җыелыр әле вакыт җиткәч. Бер дә аптырама. Гомер ул тузан булса да үтә, булмаса да барыбер үтә»;

«Өйне җыеп, юып китә торган клининг оешмалар бар бит. Чакыртыгыз. Сезнең кебекләр тузан сөртмәсә дә ярый»;

«Бөтен дөньяңны җыештырып чыгарам, концертыңа гына чакыр»;

«Улыгызга ничә яшь соң әле, ул өйләнсә, була инде эшләүче»;

«Өйләнергә кирәкми… Кияүгә чыгарга кирәк!» — дип язганнар җырчыга инстадуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар