Илсөя Бәдретдинова: Мескен авыл кызын алдау берни тормый (видео)
Илсөя Бәдретдинова улы Нариман белән үткәргән ялын бушка уздырмый - үзе белән ниләр булганын язып тора. Үзенең ничек алдануы турында хәбәр элгән.
2 көн элек ул: "Ниндидер кошларның брачный периоды монда. Үзәк өзгеч итеп кычкырышалар. Оят та юк, чама да юк. Бик мәхәббәтле кошлар", - дигән хәбәр элгән иде.
Икенче көнне ул бу тавыш чыгаручы җан ияләренең кошлар түгел, цикада дип аталучы чебеннәр булуын белгән. "Мескен авыл кызын алдау берни тормый инде. Кичә берәү утырып: "Кошларның брачный периоды монда, шуңа кычкыралар", - диде. Мин җүләр, төне буе шуларга күңелем белән көч биреп яттым! Ә ул... чебен булып чыкты. Дөресрәге, чебеннәәәр. Тиресен салганда шундый тавыш чыгаралар икән", - дип язган ул.
Цикада дип аталган чебеннәрнең нинди тавыш чыгарып, ничек сайраганнарын тыңлап карагыз.