Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова коронавирус концертларда гына йога дигән фикергә килгән

Инстачылар җырчы белән килешкән.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова коронавирус концертларда гына йога дигән фикергә килгән
Салават Камалетдинов

«Менә уйлап утырам әле. Сәүдә йортларында меңләгән кеше йөри. Шәһәр бассейннарында алма төшәрлек урын юк. Рестораннар тулы. Урамда халык… Күрешәләр, кочаклашалар, үбешәләр. Пляжлар… Курортлар… Димәк, бу коронавирус концертларда гына иярә булып чыга… Ух сине!» — дип язган җырчы.

Инстачылар җырчы белән килешкән. «Тагын кибеттә йога бугай ул, битлек белән перчаткасыз кертмиләр», — дип гәп корган алар.

«Концерт куярга рөхсәт кенә итсеннәр, противогаз киеп киләбез», - дип язучыга: «Без киярбез противогаз, ә Илсөягә нәрсә кидерәбез?» - дип сораган икенчесе. «Барыбыз да противогаздан булгач, Илсөягә чир йокмый инде», — дип кушылган өченчесе.

«Залда ярамый, урамда куегыз. Анда бәйләнә алмаслар», - дип язучыга Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры җавап биргән. Ул урамда куярга да рөхсәт булмавы турында язган.

«Басуда комбайнда эшләгәндә вирус эләкми, концерт куеп кит әле», — дип игенчеләрнең һәм авыл хезмәтчәннәренең кәефен күтәрергә чакыручылар да бар.

Җырчының тамашачылары концертларга йөрисе килүләре, сагынулары, хәтта урын булмаса басып та карарга риза икәнлекләре турында язган. Кайберләре Илсөя Бәдретдинованы тынычландырган. Бар да узар дигән теләктә алар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Беркемгэ дэ эйтмэ яме! Менэ уйлап утырам эле.. Сэудэ йортларында менлэгэн кеше йори. Шэхэр бассейннарында алма тошэрлек урын юк. Рестораннар тулы. Урамда халык... Курешэлэр, кочаклашалар, убешэлэр.. Пляжлар...Курортлар... Димэк бу корона #вирусыннысатыйм , концертларда гына иярэ булып чыга... Уууухххх синеее... ?‍♀️?‍♀️?‍♀️?‍♀️?‍♀️?‍♀️?‍♀️?‍♀️?‍♀️?‍♀️?‍♀️?‍♀️?‍♀️?‍♀️ #эллэминдивана #иб#ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#илсөябәдретдинова#илсиябадретдинова#татарэстрадасыартистлары #татарэстрадасы #татарстан #башкортостан #казан #казань

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100