news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова концертка килгәч, бүләкләрен җыеп, зыян салып киткән

Илсөя Бәдретдинова концертка килгәч, бүләкләрен җыеп, зыян салып киткән

news_top
Илсөя Бәдретдинова концертка килгәч, бүләкләрен җыеп, зыян салып киткән
"Ычкынып китеп җырлыйбыз. Кичә "Янапай"да булдык. Килгән һәр тамашачыга мең рәхмәт. Сәхнәгезнең бер тактасын сындырдык, ялгыш бер черкиегезне ашадым... бүләкләрегезне алдым...", - дигән хисап язган Илсөя Бәдретдинова Пермь крае Янапай авылыннан.

"Минем дә карыйсы килә бу концертны", - дип язган Ләйлә Дәүләтова.

"Менә нинди ул халык ихтирамы! Авыл кешесе уттай эш вакытында үзенең яраткан җырчысын карарга килгән, бүләкләр әзерләгән. Күпләргә микән шушындый халык мәхәббәте эләгә?"

"Бәхетле черки".

"Бер елны ул тактаны Фирдүс сындырып куйды бугай. Бер нәрсә дә чыдамый бу мишәрләргә", -дип яза укучылар.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар