Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова концерт вакытында ник елаганын сөйләде: "Ничә мең тамашачы җырдан елаган дип уйлаган бит инде"

Илсөя Бәдретдинова концерт вакытында ник елаганын сөйләде: "Ничә мең тамашачы җырдан елаган дип уйлаган бит инде"

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова концерт вакытында ник елаганын сөйләде: "Ничә мең тамашачы җырдан елаган дип уйлаган бит инде"

Күптән түгел Илсөя Бәдретдинова “Инстаграм” битендә һава чистарткыч җайланмадан куркуы хакында язган иде. “Ярты сәгатькә бер тапкыр үзе сиптереп тора торган “Освежитель воздуха” алган идем. Алдым да коридорга куйдым. Бүген әкрен генә узып китеп барам... нәкъ кеше төчкергән тавыш чыгарып сиптертеп тә җибәрде имансыз... башта куркуымнан телсез калдым, аннан тотындым көләргә... туктап кына булмый. 

Малайга сөйләгән идем, ул тотынды көләргә. “Кичә мин дә нәкъ синең хәлдә идем. Үз бүлмәмдә йөрим. Өйдә мин үзем генә. Бер мәлне тотынды кемдер төчкерергә”, – ди. 

Мин генәме шулай ялгышкан”, – дип тәмамлаган сүзен җырчы.

Илсөя Бәдретдинова тагын ниләрдән курка икән? Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Мәскәүдә концерт куйганда булды бер кызык хәл. Мин Башкортстанда гастрольләрдә идем. Кич белән кайттык та, икенче көнгә иртән Мәскәүгә китәргә әзерләнә башладым. Мәскәү, зур концерт дип, киттем аяк киеме эзләргә. Бер кеше туры килде дә, тоттым да алдым аяк киемен. Туфли миңа ике размерга кечкенә иде. Ләкин, күлмәккә бик нык туры килде. Ярар, ике җыр җырларга гына дип уйлап, алып киттем Мәскәүгә. Чыктым сәхнәгә. Тотындым куркырга. Бик зур мәйданнардан куркам. Бик кысан җирләрдән дә. Мәсәлән, баздан. 

Ничә мең тамашачы. Дөм караңгы, утны сүндерделәр. Утны миңа гына төбәделәр. Тотынды баш әйләнергә. Җитмәсә, аяк киеме кыса башлады. Ул менә түзәрлек түгел. “Әйт, әни” дигән җырны җырлыйсы иде. Күздән яшь ага, аяк авыртканга күрә ага. Җырлап булмый. Елый-елый җырладым. Сәхнә артына кердем, коллегалар утыра, елап беткәннәр. 

Резеда Шәрәфиева: “Абау, Илсөя, шулкадәр бирелеп җырладың, без сиңа кушылып елап беттек, үзәк өзгеч итеп җырлыйсың, ди”. Мин тотындым көләргә. Туфлине салып аттым да, җырдан түгел, аяк авыртканга елыйм дидем. Ничә мең тамашачы да җырдан елаган дип уйлаган бит инде. Ә чынлыкта исә туфли аякны кыса иде”, – дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100