Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова казах халык көенә язылган җырын тәкъдим итте

Инстачы халык көе булмавын язган, аның авторын күрсәткән.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова казах халык көенә язылган җырын тәкъдим итте
https://www.instagram.com/ilsiiabadretdinova/

Илсөя Бәдретдинова казах халык көенә татарча җырлый. «Бер көн» җырының сүзләрен Вәсимә Хәйруллина язып биргән.

Тамашачылар яңа җырны хуплап алган. Алар Илсөяне һәм аның төркемендә эшләүчеләрнең тырыш булуы, җырчының концертын карау турында хыялланулары турында язган.

«Илсөя, сез татар эстрадасында эшлисез. Бу җырда мин татар сүзләреннән тыш, бер татар мелодиясен дә тапмадым, бу — рус җыры», дип үз фикерен калдырган берәү.

Казахстан Республикасыннан җырчының сәхифәсенә язылучыларның берсе бу көйнең халыкныкы булмавын язган, хәтта аның авторын да күрсәткән. «Бу җыр Казахстанда хит була алмады, хәтта популярлашып та китмәде. Күрәсең, сез җырлаганны яхшы кабул иткәннәр», — дип язган ул.

Җырчы көй авторына https://www.instagram.com/ushkyn_zhamalbek/ хат язарга вәгъдә иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100