Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Күңелемнең бик яралы чагы»

Илсөя Бәдретдинова чирләп торуы турында язган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Күңелемнең бик яралы чагы»
Салават Камалетдинов

Илсөя Бәдретдинованың, авырып китүе сәбәпле, концертлары өзелүе турында язган идек. Үзе өчен борчылучы инстачылары өчен җырчы яңа пост куйган.

«Бу көннәрдә әзрәк чирләп йөрим әле… Хәлләремне сорашып язучыларга мең рәхмәт! Аллаһым зурласын узегезне!

Күңелемнең бик яралы чагы… Артыгын язасым килми! Тиле-миле сузләр язучыларга күптән игътибар бирмим инде… Тырышмагыз да… Корона түгел! Запойда түгел!» — дигән ул. Алга китеш булуын, иртәгә Зөфәр Хәйретдиновның юбилей кичәсендә җырларга әзерләнүен дә әйткән.

«Бар көчеңне җыеп торып бас», — дигән аңа Булат Бәйрәмов. «Артык күп эшлисең, ял итәргә вакытың юк», «Күзләр дә тия торгандыр сиңа, балакаем! Догалар тыгып йөр әле сул күкрәк кесәңә», «Иптәш кызым Уфадагы концертыңа билет алган. Ничә еллар хыялланып, сине күрергә барам. Үзем Краснодарда яшим», «Илсөя, бер нәрсә эчмә. Аллаһтан исән-сау терелергә ярдәм ит дип сора. Улымны аякка бастырасым бар, кыз табасым бар дип әйт», — дип комментарийлар яза халык.

«Үземнең дә шундый чак. Ул яралар төзәлер микән соң?.. Өстәп кенә торалар бит… Читләр булса бер хәл, игътибар да итмәс идем, якын иткән кешеләр бит», — дип күңелен ачкан бер инстачы.

«Кем генә чирләми. Җырлап кына баеп булмый дип җырлый идең бит. Баеп кара авыр эштә эшләп. Күтәнең тиз җиргә җитәр», — дип язган бер әче теллесе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100