Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова хастаханәгә эләккән!

Татар эстрадасы җырчысы тавышын югалту сәбәпле, табибка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ул Инстаграм битенә керткән видеосында хәбәр итте.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова хастаханәгә эләккән!
"Татар-информ" архивы

«Хөрмәтле дуслар, монда шушындыйрак хәлләр. Һаман рәткә килеп бетеп булмый, мин унсигезенче шәһәр хастаханәсендә. Иртәгә, берсекөнгә Теләчедә, Балык Бистәсендә концертларыбыз булырга тиеш иде, без аны кичектерергә мәҗбүрбез. Нинди уңайсызлыклар кичергәнегезне беләм. Зинһар өчен гафу итегез, хәлемә керегез. Ачуланмагыз инде», — дип сөйли видеода җырчы.

«Аңлавыгыз өчен рәхмәт, кадерлеләрем!!! Исән-сау күрешергә насыйп булсын. Сәламәт булыйк», — дип язган Илсөя Бәдретдинова.

«Тиз арада терел, дускаем!», «Тавышың гына югалмасын - иң мөһиме! Дошманнарны сөендермә. Терел!»;

«Исән-имин генә терел, Аллаһы Тәгалә шифасын, сихәтен бирсен, Яраббым! Борчылып ятма, барысы да әйбәт булыр, Аллаһы бирсә», — дигән язулар калдырган тамашачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100