Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова халык артистының туган көненә сарык бүләк иткән

«Чын сарыкмы?» дип сораган укучысына Уразова «Юк, уенчык сарык» дип, көлеп җавап биргән.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова халык артистының туган көненә сарык бүләк иткән
Салават Камалетдинов

Илсөя Бәдретдинова халык артистына сарык бүләк иткән. Җырчы әйтүенчә, Уразовага чын сарык бүләк итү идеясе Гүзәлнең узган туган көнендә барлыкка килгән. Бер ел элек «Пирамида» сәхнәсендә Ризат белән Зинира Рамазановлар себерке бүләк иткән чакта, Илсөя «Мин икенче елга сарык бүләк итәчәкмен» дип әйтеп ташлаган булган. Сүзендә торган!

«Рәхмәт, бүләгең өчен, Илсөя. Тик бер соравым бар: ни өчен сарык соң?» дип сораган Гүзәл. «Башыма ни килде, шуны әйттем инде. Сыер дисәм, зур булыр, тавык дисәм, бәләкәй», — дип җаваплаган Илсөя.

Илсөянең бу сүзен Гүзәлнең тамашачалары да исендә тоткан булган.

«Ну, сүзендә тора бу Илсөя!», — дип гаҗәпләнеп язган алар. «Тәкә булса, яхшырак булыр иде», — дип тә язучы булган.

РФ Кинематографистлар союзы әгъзасы Миләүшә Айтуганова исә Гүзәл Уразованы кинода төшерергә вәгъдә иткән.

«Туган көнең белән, Гүзәл! Давай мин сиңа кинога төшерәбез дип вәгъдә бирәм, ә?», — дип язган җырчыга.

«Рәхмәт, Миләүшә Ләбибовна, ничә ел көтәсе булыр микән?» — дип сораган Гүзәл.

Бу фикер җырчының тамашачыларына да ошаган булса кирәк. «Кинода күрәсе иде сине» дип язып куйган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100