Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова Хәния Фәрхинең «Арала бу газаптан» җырын яздырган

Илсөя Бәдретдинова белән Илнур Колахмәтов дуэтында премьера чыкты.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова Хәния Фәрхинең «Арала бу газаптан» җырын яздырган
Рамил Гали

Илсөя Бәдретдинова Хәния Фәрхи үзе сүзләрен һәм көен язып, үзе башкара торган «Арала бу газаптан» җырын яздырган. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Премьера. Бик сорадыгыз бу җырны. Бүгеннән бөтен музыкаль мәйданнарда. Хәния апа Фәрхигә олы хөрмәтем һәм рәхмәтем. Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын, Хәния апа. Искә алмаган бер концертыбыз юк», — дип яза Илсөя.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ПРЕМЬЕРА!!! Бик сорадыгыз бу жырны❤❤❤ Бугеннэн ботен муз.мэйданнарда!!! Хэния апа Фэрхигэ олы хормэтем хэм рэхмэтем??? Урыннарын ожмах турлэрендэ булсын,Хэния апа??? Искэ алмаган бер концертыбыз юк. @ilnurkulahmetov белэн дуэт. " Арала бу газаптан" Хэния Фэрхи кое хэм сузлэре. @ildus_davlyanov аранжировкасы хэм тавыш яздыру Чын доресен языгыз яме! Ссылка инста шапкада һәм сториста??? #илсөябәдретдинова #премьера #дуэт #ильсиябадретдинова

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Җырны ул Илнур Коләхмәтов белән дуэтта башкара.

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган. 2017 елның 27 июлендә вафат булды. Җырчыны 29 июльдә Казанда җирләделәр.

Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары — «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә», «Онытылыр димә», «Казан кичләре», «Кышкы чия».

  • Хәния Фәрхи турында истәлекләрне биредә укырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100