news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова чыгарылыш укучылары өчен җыр яздырган

Җыр бик заманча яңгырый. Аның сүзләрен Ренат Галиәскәр иҗат иткән.

news_top
Илсөя Бәдретдинова чыгарылыш укучылары өчен җыр яздырган
Раяз Фәсхетдинов

Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман быел 11 нче сыйныфны тәмамлый. Шул хөрмәткә Илсөя чыгарылыш укучылары турында җыр яздырган. «Карандашым-китабым» җырының сүзләрен Ренат Галиәскәр, көен Илдус Дәүләнов иҗат иткән. «Шундый зур мәхәббәт белән яздык. Бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була. Шушы көннәрдә яңа җырлар белән флешка чыгачак! Хәбәр итәрмен! Флешкада 40 җыр һәм 10 оригинал аранжировка булачак! Карандашым-китабым җырының аранжировкасын да яңа флешкага керттек», — дип хәбәр итә ул инстаграмда.

«Соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләрендә җырларга менә дигән җыр. Сездән кавер версияләр көтәм», — ди ул.

Җырның авторы Ренат Галиәскәр: «Кояшлы көндә өр-яңа кояшлы җырыбызны тәкъдим итәбез! Илдус Дәүләнов көйләде, мин сүзләрен сыздым, Илсөя Бәдретдинова мырлады», — дип шаярткан.

Җыр инстачыларның күңеленә хуш килгән. «Кызым 9 сыйныфтан китә. Шуңа күрә бу җырың бик йөрәккә якын, күздән яшьләрне китерде», «Эх, мәктәп бетергән еллар искә төшеп, каз тәннәре чыкты»,"Шәп җыр булган бу. Алайса болай да моңсуланып торган көнне, авыр көйләр тагы да баса иде. Без укуны бетергәндә мондый җырлар юк иде. Азрак күңеллерәк булсын дип, рус, инглиз җырлары яңгырый иде чи татар мәктәбендә», — дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар